4 сентябрьдә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнарның өстәмә көннәре башланды. Анда БДИны тапшыра алмаган, аттестатсыз калучылар белемнәрен кабат сынап карарга мөмкин.
Татарстанда имтихан пунктлары Казанда ачылачак. Сынауларга 29 укучы кертелгән.
4 сентябрьдә – рус теленнән, 8 сентябрьдә математика (база өлеше) сынавы узачак. 23 сентябрьдә ике фән буенча да имтиханнар тапшыру өчен өстәмә көн каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез