Бүген Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлегенә багышлап акция уздырыла

Бүген – 21 июньдә “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” Татарстандагы төбәк бүлеге, партиянең төбәк бүлеге ярдәмендә, “Огненные картины войны” дигән еллык акция уздыра. Чара 21.00 сәгатьтә башлана. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның истәлегенә барлык герой шәһәрләрдә, хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә үткәреләчәк.

Акция кысасында Татарстанның “яшь гвардиячеләре”, Казан шәһәрендә яшәүчеләр белән берлектә, хатын-кызлар арасында бердәнбер Советлар Союзы Герое, гомере буе Татарстанда яшәгән һәм эшләгән Мәгүбә Сыртланованың портретын “ясаячак”. Герой Тамань хатын-кыз бомбардировщиклары полкы (У-2 (ПО-2) очучысы була. Мәгубә Сыртланова Бөек Ватан сугышы елларында Төньяк Кавказ, Кырым, Беларусь, Польша һәм Көнчыгыш Пруссия аша уза. Барлыгы 780нән артыграк хәрби бурычка бәйле очыш ясап (900 сәгатьтән күбрәк), дошман өстенә 190 тоннага якын бомба ыргыта.
Акция кысасында барлыгы 30 мең шәм кулланылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре