Газетага язылу

Бүген – чик сакчылары көне

Бүген – чик сакчылары көне

Башка урыннарда ничектер, әмма безнең Балтачта хәрби хезмәт ветераннары бик актив. Бер генә чара, бер генә бәйрәм дә алардан башка үтми, үзләре дә төрле ярышлар үткәрәләр.

«Ватан сакчылары» комплексында исә һәр елны төрле хәрби гаскәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зурлап бәйрәм оештыралар. Әлеге бәйрәмгә башка хәрби гаскәрләр ветераннары, гаиләләре дә катнашкач, ул чара тагын да колачлыракка әйләнә.

Чик сакчылары көнендә дә, гадәткә тугры калып, Балтач хәрбиләре әлеге паркка җыйналды. Биредә истәлекләр барлана, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар искә алына, стелаларга чәчәкләр салына, район тормышында, җәмгыять тормышында актив катнашканнарга бүләкләр бирелә, төрле ярышлар үткәрелә. Кыскасы, бай, матур программалы чара килеп чыга. Тәрбияви яктан да бәһасе, йогынтысы зур бит әле

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре