Чаллы - Зәй трассасында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. Бу мәгълүматны KazanFirst үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.
Авария бүген иртән Пенячи торак пункты янында булган. Видеолардан күренгәнчә юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» җиңел машинасы металл өеменә әверелгән. Машина янында аның белән идарә иткән кешенең гәүдәсе ята.
Хәзер вакыйганың шартларын хокук саклау органнары тикшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез