Бүген юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән яшь гаилә белән хушлашачаклар

Башкортостанның Нуриман районында 7 гыйнварда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булган: яшь әти-әни  һәм аларның 10 айлык баласы. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, кичке сәгать җидедә Уфа Иглин Красная Горка автоюлының 39 чакрымында, Укарлино авылы янында Kia Rio һәм Renault Duster автомобильләре бәрелешкән.

19 яшьлек хатын һәм аның 27 яшьлек ире авария урынында һәлак була. Аларның кечкенә баласы һәм 13 яшьлек туганы хастаханәгә озатылган. Соңрак хастаханәдә балалары да һәлак була. Шулай ук медицина ярдәме ике өлкән яшьтәге кешегә - 1962 елда туган ир-атка һәм 1963 елда туган хатын-кызга кирәк була.

Бүген, 9 гыйнварда, һәлак булган яшь ата-аналарны һәм аларның балаларын Нуриман районының Яңа Субай авылында җирләячәкләр. Гаилә белән хушлашу 10.00 сәгатьтә башланачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре