Бүген Казан йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

Бүген, 31 октябрь көнне, башкалада җылылык чыганаклары таралу урыннарын ачыклау эшләре үткәрелгәнлектән, Казан ТЭЦ-2 магистраль җылылык үткәргеч челтәренә яшел төстәге «Уранин-А» агызачаклар. Һәм шунлыктан Казан йортларында суның яшел төскә керү ихтималы бар.

Казанның җылылык челтәрләре белгечләре җылылык системасында өзеклек урынын ачыклаячак, дип хәбәр итә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты.

Шәһәр халкыннан, яшел су агуын күргән очракта, +7(843)291-87-95 телефон номеры аша диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итүләрен сорыйлар.

«Уранин-А» җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре