Дөньякүләм танылган композиторның якты истәлегенә багышланган концерт-трибьют Казан Ратушасында 2 октябрьдә 18.30 сәгатьтә башлана. Оештыручылар матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, чарада София Гобәйдуллинаның «Семь слов», «Лира Орфея» һәм «Экспромт» әсәрләрен тыңлап булачак. Алар Роман Пархоменко җитәкчелегендәге заманча музыка үзәге орекстры, Мәскәү заманча музыка ансамбле, шулай ук “Пространство ритма” ансамбле тарафыннан уйнала. Концертның Казан Ратушасында узуы да әһәмияткә ия. Кайчандыр әлеге бинада 5 яшьлек София беренче тапкыр чыгыш ясаган булган. Исегезгә төшерәбез, композитор 2025 елның 13 мартында вафат булды. Аңа 93 яшь иде.
Концерт-трибьют III Synesthesia Lab халыкара заманча музыка фестивале кысаларындва уза. Әлеге чара Казанда 30 сентябрьдә ачылды һәм ул ике ай дәвам итәчәк. 10 мәйданчыкта 20 ләп проектны тамаша кылырга мөмкин. Алар арасында концертлардан тыш, лекцияләр, чит ил һәм Россия композиторларыннан мастер-класслар да булачак. Чаралар Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, П. Чайковский исемендәге 1 нче номерлы музыка мәктәбендә, Татарстанның заманча сәнгать галереясында, “Мәскәү” концерт залында, Г. Камал театрында һәм Милли китапханәдә үткәрелә.
Фестиваль Россия мәдәният министрлыгы, Россия композиторлар берлеге ярдәмендә оештырыла. Россия композиторлар берлеге генераль директоры Карина Абрамян Казанда шундый күләмле һәм профессиональ фестивальләрнең оештырылуын югары бәяләде. Һәм соклануын яшермәде. “Мәскәүдә мондый чараларны оештыру хәзер бик катлаулы. Ә Казанда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Тамашачы да бик җылы кабул итә,”-дип белдерде ул журналистларга матбугат конференциясендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез