Бәйге финалына 18 команда чыккан.
Бүген – 8 июльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәмигъ мәчетенең иң яхшы проекты буенча бәйгедә җиңүче исемен игълан итәчәк. Мәчет Казанда “Кырлай” паркы урынында калкып чыгачак.
Бәйгедә катнашучыларның яртысы – Татарстаннан. Алар арасында – Кол Шәриф мәчете проекты авторларыннан берсе Айвар Саттаров, “Казан Кремле” музей-тыюлыгын мониторинглау, саклау һәм реставрацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Забиров, мебель компаниясе архитекторы һәм хуҗасы Петр Сафиуллин.
Бәйгегә заявкалар быел 1 апрельдән алына башлаган. Иң яхшы эскизга бәйгене оештыручылар иҗат командаларын техник биремнәр белән генә чикләмәгәннәр. Әлеге мәчетнең күпме кешене сыйдыра алу мәсьәләсе төп таләпләрдән берсенә әйләнгән. Аның кимендә 10 мең кеше сыйдырышлы булырга тиешлеге күздә тотыла.
Җиңүчегә 2,5 миллион сум акча биреләчәк. Икенче урынны алучыга – бер миллион сум. Өченче урын өчен 500 мең сум тапшырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез