Бүген Казанга «Бердәмлек көче» гуманитар автойөреше катнашучылары килде

Бүген Татарстан башкаласына «Бердәмлек көче» төбәкара гуманитар автойөреше катнашучылары килде. Автойөрешне оештыру комитеты рәисе Александр Беликов билгеләп үткәнчә, проект Курск өлкәсенә ярдәм күрсәтү өчен Россия төбәкләрен берләштерә .

«Безнең проект Россия төбәкләрен махсус хәрби операция катнашучыларына, госпитальләргә һәм Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен берләштерүгә юнәлтелгән», - дип белдерде җәмәгать эшлеклесе.

Ул бер зур фура Курскига җибәрелде диде. Шулай ук колонна составында өч автомобиль бара, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырылачак, дип сөйләде Беликов.

Аның сүзләренчә, проектта катнашучылар Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстанга килергә һәм Мәңгелек утка чәчәкләр куярга планлаштырган.

«Баштан ук шулай планлаштырылган иде. Әмма безнең гуманитар конвой Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, һәм без мондый акцияләрне һәрбер төбәктә уздырабыз», - дип өстәде Беликов.

Автойөрештә катнашучылар бүген Җиңү паркында чәчәкләр кую тантанасына кушылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре