Газетага язылу

Бүген Казанның берничә урамында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Бүген, 23 гыйнварда, Татарстан башкаласында Пушкин, Театр һәм Карл Маркс урамнары участокларында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты карарыннан билгеле булды, дип яза Казан мэриясе.

10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә түбәндәге участокларда хәрәкәт өлешчә ябылачак:

  • Пушкин урамы, Карл Маркс урамыннан алып Зур Кызыл урамына кадәр участок (ике юнәлештә дә);
  • Театр урамы, Карл Маркс урамыннан алып Зур Кызыл урамына кадәр участок (ике юнәлештә дә);
  • Карл Маркс урамындагы, Пушкин урамыннан алып Театр урамына кадәр участоктагы парковка.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре