Бүген Казанның Һади Такташ урамында транспорт хәрәкәте һәм парковка эше вакытлыча чикләнә
Бүген, 10 ноябрьдә, Казанның Һади Такташ урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә һәм машина кую урынында транспортны куеп калдыру рөхсәт ителми. Әлеге вакытлыча үзгәрешләр су спорты төрләре буенча халыкара конференция уздырылу сәбәпле кертелә.
10 ноябрь көнне 6:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр юлның Нурсолтан Назарбаев урамыннан Туфан Миңнуллин урамына кадәрге өлешендә хәрәкәт чикләнә һәм машиналар кую урынында (Нурсолтан Назарбаев урамы ягыннан хәрәкәт иткәндә сул як полосада) транспортны куеп калдыру рөхсәт ителми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез