Бүген Мәүлид бәйрәмендә гомрәгә өстәмә өч юллама уйнатылачак

Бүген шәһәркүләм Мәүлид чарасында гомрәгә өстәмә өч юллама уйнатылачак. Быел Мәүлид бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең 1500 еллыгы белән истәлекле. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Бүген мөселманнар арасында Мәүлидкә килгән һәркем юлламалар уйнатуда катнаша ала.

Мәүлидтә олы һәм кече хаҗ сәфәрләренә барлыгы алты сертификат тапшырылачак.

Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде: нәшидләр, вәгазьләр, викториналар һәм призлар.

Чара бүген Казанның Иске-Татар бистәсендә Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Башлана 15:00дә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре