Кышкы каникулның әллә дүртенче, әллә бишенче киче иде. Телефоннан туганым яза: «Мин иртәгә дүшәмбе дип торам».
– Ник... дүшәмбе бит инде... – Монысы минем җавап. Тәгәрәп көлгән рәвешне күрсәткән смайлик та җибәрдем. Үзем чыннан да рәхәтләнеп көлдем. Күңелле булып китте. Җавап озак көттермәде.
– Көлмә. Бөтен кешедә шул хәл. Кибеткә барган идем, сатучы зарлана, бүген ничәсе икәнен онытып, заявка бирмәгәнмен, ди...
– Көлмим, – мин әйтәм, – үземә иптәшләр тапканга сөенәм генә. Атна көнен дә белеш юк, числоны да... Әле бәхәсләшеп тә алабыз. Хәзер шуңа да иң популяр сорау – «Бүген ничәсе ул?» – дим. Килешә. Болай икеләнгән, ялгышканнар, чыннан да, без генә түгел, бераздан тагын берәү: «Бүген чәршәмбе генә икән бит, мин атнакич дип торам», – дип язды... Сөйләшә калсаң да, шулай диючеләр юк түгел.
Безнең авылга хуҗалык пекарнясыннан елдан артык инде (авылда кибет ябылганнан бирле) ипи, камыр ризыклары чыгаралар иде. Сатучы кызлар: «Бәйрәмдә ял итәбез, 29 декабрьдән соң 5 гыйнварда гына чыгабыз», – дип алдан кисәттеләр. Шул 5 гыйнварның кайчан икәнен таба алмый аптырап беттем. Мин генә түгел, ул көнне ипигә барганда күрше Гөлирә апа белән дә, бер кеше күренми, әллә бүген түгел микән, ялгыштыкмы, дип аптыраштык... Дөрес барган булдык үзе. Ипигә чыгучылар бик аз иде. Бәлки кайберләре, минем кебек, көнен санап чыгара алмаганнардыр... Шулай дип шикләнергә урын бар, чөнки шул барлы-юклы алты-җиде көн эчендә баш миенә урнашкан «график» – «бүген ипигә барасы көн» дигән мәгълүмат югалды. Елдан артык ике көнгә бер, сәгать кебек, төгәл искә төшеп торган бу мәгълүматны юып атарга әнә шул көннәр җитеп ашты. Ә каникул көннәре аннан бермә-бер артык. Шуңа күрә бу чорда онытылган саннар, атна көннәре өчен аптырыйсы да түгел бугай.
Социаль челтәрдә бу уңайдан мәзәк видео да чыкты. Федераль каналда бара торган «Что? Где? Когда?» тапшыруында катнашучы уенчыларга мондый бирем яңгырый: «Бүген күпләрне борчый торган сорау: бүген ничәсе ул?» Җавабын белгәннәрдерме, юкмы – ул өлеше юк.
Блогерлар да бу уңайдан үз фантазияләрен эшкә җикте. Юктан да кызык табарга оста да инде халык. Саннар, көннәр генә түгел, ашау, йокы графигы да бозылып бетте, югалган килограммнар кире кайтты, организмны
ритмнан чыгарды бу яллар, диючеләр дә, рәхәт режимга күнегеп беткәч кенә яллар бетә инде, дип, бераз зарланып алучылар да бар.
Бу уңайдан, мөгаен, каникулда үз графиклары белән эшләүчеләргә (ә бит андыйлар да күп арабызда), бернигә карамый гадәти режимда яшәүчеләргә генә бер проблема да булмагандыр. Беренчеләренең, күпләр ял иткәндә, эшкә баруларын исәпкә алмаганда. Андыйларга яңадан ритмга керәсе, элекке режимга кайтасы да, числоны эзләп табасы, бүген ничәсе икән дип тә баш ватасы юк. Хәер, шушы берничә көндә инде барыбыз да элекке «эз»ебезгә кайтып бетәчәк, яңа озын ялларга кадәр андый «мөһим» сораулар барлыкка килмәс тә...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез