Газетага язылу

Бүген республика буенча нинди һава торышы көтелә?

Бүген, 12 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз һава торышы сакланачак, температура бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы саклана. Көндез юеш кар белән яңгыр явачак.

Кайбер урыннарда юлларда бозлавык хасил була. Сак булыгыз.

Республика буенча һава +1...+4 градуска кадәр җылыначак. Казанда  һаваның +1...+3 градуска кадәр җылынуы көтелә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре