Газетага язылу

Бүген республикада буран һәм бозлавык көтелә

Татарстанда 17 декабрьдә бераз кар явуы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, көндез аерым районнарда җепшек кар яварга мөмкин. Синоптиклар урыны белән буран турында кисәтә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, иртән аерым районнарда аның тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Иртән республиканың көнбатыш районнарында һава температурасы -5..-10 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк, шул ук вакытта республиканың көнчыгышында температура -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Юлларда бозлавык саклана. Сак булыгыз! 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре