Газетага язылу

Бүген республикада һава торышы нинди булачак?

Бүген, 26 февральдә, Татарстанда һава торышын элеккечә циклон билгеләячәк, шул ук вакытта температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Төбәк территориясендә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар явуы көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Төнге -7.. -12 градус салкыннан соң (ә кайбер урыннарда -16) көндез республика буенча һава -3.. -8 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – -4..-6 градуска кадәр).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре