Чара VII чакырылыш парламентының 23 нче утырышы кысаларында узачак.
Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак, ул иртәнге сәгать 10 да башлана.
Алдагы еллардагы кебек үк, радио һәм телевидениедән Миңнеханов чыгышын турыдан-туры трансляцияләү оештырыла.
Чарага Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре чакырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез