Мәүлидтә олы һәм кече хаҗ сәфәрләренә барлыгы җиде сертификат тапшырылачак.
💫 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2026 елда "ДУМ РТ Хадж" операторыннан хаҗга 2 юллама уйнатылачак
💫 Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды "ДУМ РТ Хадж" операторыннан гомрәгә ике юллама бирде
💫 Дагыстан Республикасы мөфтияте һәм Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге гомрәгә тагын өч юллама бирә
Юлламаларны уйнатуда мөселманнар арасында бүген Мәүлидкә килгән һәркем катнаша ала.
Чара бүген Казанның Иске-Татар бистәсендә Мәрҗани һәйкәле янында узачак. Башлана 15:00дә.
Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай дини-мәгърифәтчелек программасы әзерләде: нәшидләр, вәгазьләр, викториналар һәм призлар булачак.
Быел Мәүлид бөек юбилей – һиҗри буенча Аллаһ Илчесенең ﷺ 1500 еллыгы белән истәлекле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез