Бүген 09:20 сәгатьтән 10:15 сәгатькә кадәр һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Татарстан Республика территориясендә тугыз Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә.
«Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Җитештерү процесслары бозылмаган. Барлык оешмалар да штат режимында эшли», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Бүген 7:25 сәгатьтә республикада беспилотниклар куркынычы режимы кертелде. Соңрак Казанда, Алабугада, Түбән Камада, Чаллыда һәм Әлмәттә БПЛА куркынычы, Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Келәм» режимы игълан иттеләр. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, чикләүләр очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез