Газетага язылу

Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар йомгаклау иншасы яза

Бүген, 3 декабрьдә, бөтен Россия буенча 679 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән Татарстанда 16,5 меңнән артык укучы, йомгаклау иншасын (бәян итү) яза. Әлеге биремне уңышлы үтәү урта гомуми белем бирү программалары буенча ГИАга кертүнең мәҗбүри шарты булып тора.

Рособрнадзорда хәбәр итүләренчә, 7,5 мең унберенче сыйныф укучысы йомгаклау форматын сайлаганнар.

Татарстанда быелгы сынауга 16 551 чыгарылыш сыйныф укучысы кертелгән. Шул исәптән, 16 367 кеше йомгаклау иншасы яза, ә 184 укучы бәян итү (изложение) форматын сайлаган.

Йомгаклау иншасы (бәян итү) барлык тәбәкләрдә дә бер үк вакытта җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә башланды. Эшне башкаруга 3 сәгать 55 минут (яки 235 минут) бирелә. Нигезле сәбәпләр аркасында төп срокны калдыручылар яки «незачет» алучылар өчен 2026 елның 4 февралендә һәм 8 апрелендә өстәмә даталар каралган. Бу имтихан аттестат алу һәм белем бирүне дәвам итү юлында өлкән сыйныф укучылары өчен төп этапларның берсе булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре