Бүген, 1 мартта, Татарстанда тыныч һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада явым-төшемнәр бик аз. Көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил исәчәк, юлларда кабат бозлавык барлыкка килә.
Төнге салкыннан соң (аязганда -15 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында республика буенча һава температурасы -3 дән +1 градуска кадәр (Казанда -1 дән +1 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез