Бүген Татарстанда -5 градуска кадәр суыта һәм көчле җил булачак дип фаразлана

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Җил төньяк-көнчыгыштан исә. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнлә 0..-5 градус була, ә көндез исә +2..+7 градустан югары күтәрелми.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы күзәтеләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре