Бүген Татарстанда һава торышы кискен үзгәрәчәк

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 ноябрьгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -8..-13 градус тәшкил итәчәк.

Юлларда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре