Чәршәмбе, 11 июньдә, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көндез төбәк территориясенең күпчелек өлешендә көчле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.
Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр тәшкил итә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.
Көндез температура +22...+27 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнчыгышында +31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез