Бүген, 9 мартта, Татарстанда аномаль җылы һәм дымлы һава торышы була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез яңгыр явачак. Аны төньяк-көнбатыш циклон алып килә.
Иртән урыны белән бозлавык та булырга мөмкин. Урыны белән томан төшәргә мөмкин. Көчле җил булачак.
Көндез һава температурасы +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез