Газетага язылу

Бүген Татарстанда көчле җил һәм боз явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген көндез республика территориясендә яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил көтелә. Республиканың кайбер районнарында боз яварга да мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре янында тормаска киңәш итә.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — дип искәрттеләр ведомствода.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре