Бүген Татарстанда нинди һава торышы булачак?

Бүген Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көнбатыш районнарда, шулай ук Казанда, көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явуы көтелә. Шулай ук бозлавык булырга мөмкин.

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава -2..+1 градус тәшкил итәчәк (республика башкаласында -1..+1 градус). Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк (шул исәптән Казанда да).

Юлларның аерым урыннарында бозлавык барлыкка килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре