Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

23 гыйнварда Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22…-27 градус тәшкил итәчәк, ә аяз вакытта республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында салкыннар -33 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез термометр баганалары -15…-20 градус күрсәтәчәк, төньяк районнарда исә һава температурасы -25 градуска кадәр түбәнәячәк.

Юлларда бозлавык саклана, шуңа күрә машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре