Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава көтелә, яңгыр явачак. Иртән кайбер районнарда томан саклана. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән, шул исәптән Казанда, яшенле яңгырлар көтелә. Шулай ук боз явуы да ихтимал.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән 15-20 метргаа кадәр көчәячәк (Казанда – 17 метрга кадәр).

Татарстанда һава көндез +13..+18 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +15..+17 градуска кадәр, республиканың көньягында +22, көнчыгышында +23 градуска кадәр).

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре