Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.

Җил көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә.

Татарстанда һава көндез +22..+27 градуска кадәр җылыначак. Башкалабыз Казанда термометр баганалары +23..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре