Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Бүген, 2 октябрьдә, Татарстанда көнчыгыш циклоны йогынтысында һава шартлары начарая, температура фонның кимүе дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Казаннан тыш, кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә.

Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндезге сәгатьләрдә – 15-18 метрга, ТР башкаласында 15 метрга кадәр көчәя.

Көндезге сәгатьләрдә төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылыначак. Казанда термометрның терекөмеш баганасы +6..+8 градуска кадәр күтәрелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре