Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».

Республикада төнлә минималь температура +5...+10 градуска җитәчәк. Көндез максималь температура +18...+23 градус булачак.

Казанда көндез шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Көндез максималь температура +19...+21 градус тәшкил итә.

Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда эш атнасы ахырына кадәр тотрыклы җылы һава торышы сакланачак, явым-төшем ихтималы аз, температура режимы климатик нормадан 7-9 градуска югарырак булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре