Газетага язылу

Бүген төнлә яр буена метеорит төшкән

Бүген төнлә Россиядә Кара диңгез яры тирәсенә кечерәк кенә метеорит җимерелеп төшкән.“РИА Новости” Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты Кояш астрономиясе лабораториясе мәгълүматларына таянып яза.

“Төнлә Россиянең Кара диңгез буена кечерәк кенә метеорит җимерелеп төшкән”. – диелгән хәбәрдә. Лабораториядә билгеләп үтелгәнчә, төрле шәһәрләрнең урамнарын күзәтү камераларындагы видеоязмаларга караганда, бу хәл Мәскәү вакыты белән 22:24-22:36 сәгать аралыгында килеп чыккан.

Метеоритның төшүен Новороссийск, Ростов һәм Анапа шәһәрләрендә күргәннәр. Аны яр буйлап 100-200 чакрым ераклыкта урнашкан торак пунктларда күзәтергә мөмкин булган. Метеоритның берничә дистә сантиметрдан ярты метрга кадәр озынлыкта булырга тиешлеген әйтәләр.

Шул ук вакытта  галәмнән ниндидер техник әйбернең җимерелеп төшү ихтималы да юк түгел, дигән фикердә белгечләр. Лабораториядә аныклап үтелгәнчә, метеоритның нәкъ менә кайда җимерелүе турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Барыннан да элек Кара диңгез өстендәдер, дип уйланыла. Объектның 8 март көнне Германиягә төшкән метеоритка ниндидер бәйлелеге күзәтелми, дип өстәгәннәр ведомствода.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре