Сәгать 10:00да республика парламентының 23 нче утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгыш ясаячак.
Ә 14:00дә 24 нче утырыш башлана. Аның көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән ун республика законы проекты да каралачак.
Парламентарийлар икенче укылышта җирле үзидарә турындагы республика канунына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты турында фикер алышачак. Ул ТР Законнарын «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль канунга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Утырышның көн тәртибенә шулай ук җәмәгать судьяларын сайлау һәм ТР Хисап палатасы аудиторы вазифасына билгеләү мәсьәләләре кертелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез