Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путинның туры эфиры башлана. Дәүләт башлыгы узып баручы елга йомгак ясаячак һәм халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Президентка сораулар җыю 7 декабрьдә башланып киткән иде. Соңгы мәгълүматларга караганда, шушы вакыт эчендә колл-үзәккә 1,7 миллион чамасы мөрәҗәгать кергән.
 Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, сәламәтлек саклау, шул исәптән инвалидларны тәэмин итү, транспорт инфраструктурасын һәм икътисадны үстерү иң популяр темаларга әйләнгән. Мөрәҗәгатьләр Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә алына.
 Исегезгә төшерәбез: туры элемтә Президентның еллык матбугат конференциясе белән бергә алып барылачак. “РИА Новости” хәбәр иткәнчә, телеканаллар бу чараны күрсәтү өчен 3-4 сәгатьлек эфир вакытын планлаштырып тора. 2023 елда дәүләт башлыгының чыгышы 4 сәгать тә 4 минут дәвам иткән. Ә 2013 елда туры эфир, 4 сәгать тә 47 минут дәвам итеп, рекорд куйган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез