Бүген Халыкара кар барсы көнен билгеләп үтелә

23 октябрьдә бөтен дөнья күләмендә Халыкара кар барсы көне билгеләп үтелә. Сирәк очрый торган әлеге җәнлекне һәм тау экосистемаларын саклауга игътибарны җәлеп итү өчен булдырылган бәйрәм бу.

Ул 2013 елның октябрендә Бишкәктә узган Бөтендөнья кар барсын саклау форумы йомгаклары буенча гамәлгә куелган. Ә 2024 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе 23 октябрьне Халыкара кар барсы көне буларак рәсми төстә игълан иткән.

Кар барсы, ягъни ирбис –мәчеләр семьялыгыннан сирәк очрый торан җәнлек төре. Кызыл китапка кертелгән. Куе йонлы, озын койрыклы мәгърур һәм көчле җәнлек Үзәк Азия тауларында яши. Табигатьтә яшәүчеләренең гомер озынлыгы – 20 яшькә кадәр, ә тыюлыкларда яшәүчеләренең – 28 яшькә кадәр.
Татарстан ирбисларны саклау буенча халыкара программаларда актив катнашып килә. 2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Биологик төрлелекне саклау буенча фәнни үзәк булдырылды. Төп өстенлек нәкъ менә кар барсына бирелгән үзәк Алтай республикасының Майминск районында урнашкан. Ул 2024 елдан эшли башлаган.

Сирәк очрый торган җәнлекләрне саклау “Экологик иминлек” илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Татарстан, үзебездә яшәмәвенә карамастан, кар барсын символ буларак игътибар үзәгендә тота: республика гербында кар барсы сурәтләнгән. Ул республиканың саклаучысы булып санала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре