Бүген – Хәтер һәм кайгы көне

Моннан 83 ел элек, 1941 елның 22 июнендә канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Иртәнге сәгать дүрттә фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары, сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзы чикләренә бәреп керә. Дошман авиациясе аэродромнарга, тимер юлларга, хәрби-диңгез базаларына, гаскәрләрнең даими дислокация урыннарына һәм күп кенә шәһәрләргә һөҗүм итә.

1992 елга кадәр Бөек Ватан сугышы башланган көн рәсми истәлекле дата булып саналмый. 1992 елның 13 июленнән РФ Югары Советы Президиумы карары белән бу көн Ватанны саклаучыларны искә алу көне буларак игълан ителә. 1996 елның 8 июненнән, Россия Президенты Указы нигезендә, бу көннең исеме Хәтер һәм кайгы көне дип үзгәртелә. 2007 елның 24 октябрендә РФ Президенты Владимир Путин «Россия хәрби даны һәм истәлекле даталары турында»гы законга үзгәрешләрне имзалый, анда истәлекле даталар исемлегенә 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне — Бөек Ватан сугышы башланган көн (1941 ел) дигән дата кертелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре