Бүгенгә һава торышы: яшен һәм көчле җил булуы фаразлана

Бүген, 15 апрельдә, Татарстанда яңгыр көтелә, көндез урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеорология үзәге сайтында хәбәр ителә.

Көндез һәм кичен көчле җил күтәреләчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метр булачак, урыны белән секундына 23 метрга җитәчәк.

Термометр баганалары төнлә 0-5 градус, көндез +11...+16 градус күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре