Бүгенгә һава торышы: көндез – эссе, төнлә – кырау көтелә

Бүген – 12 майда Татарстанда көндез бик җылы, төнлә салкын булачак. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез термометрның терекөмеш баганасы +16...+21 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә менә төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1...+6 градус кына тәшкил итәчәк. Урыны белән кырау төшәргә мөмкин.
Явым-төшемгә килгәндә, көндез көнбатыш районнарда аз гына яңгыр явып үтәр дип фаразлана. Төнлә аяз булачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез 14 метрга кадәр тизлектә җил.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре