Татарстан территориясендә салкын, бозлавык һәм томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
«Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан була», - дип хәбәр итә синоптиклар.
Шулай ук көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә -11 -16 градус, аязган вакытта -18 -23 градуска кадәр булачак. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтү игълан ителгәнлеген хәбәр иткән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез