Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар, көчле җил , шулай ук боз явуы көтелә.
Җил көньяк-көнчыгыштан 6 -11 м/с тизлектә, урыны белән 19- 24 м/секундка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез 26-31 градус, көнчыгыш районнарда 34 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава. Кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Татарстан Гидрометүзәге фаразы буенча, 29-31 градус җылы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез