Бүгенге БПЛА һөҗүмнәре турында нәрсә билгеле?

Бер айга ике һөҗүм. Татарстанга янә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Иртәнге сәгатьләрдән башлап көн дәвамында бу хәбәр күңелне шомландырып торды. Шөкер, ул-бу, зыян күрүчеләр юк, эш тә, уку да, тормыш та элеккечә дәвам итте.

Казан

Рәсми чыганакларга караганда, пилотсыз очкыч (БПЛА) һөҗүме сишәмбе иртәсендә – якынча сәгать 5.20 дә була. Тиз арада «тимер кош»лар шәһәрнең «Казаноргсинтез» заводына зыян китергән икән дигән имеш-мимешләр дә таралып өлгерде. Әмма моңа Татарстан Рәисе матбугат хезмәте ачыклык кертте. «Дрон Казан сәнәгать предприятиеләренең берсенә һөҗүм итте» дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми», – дип искәрттеләр.

БПЛА һөҗүме аркасында Казан янында урнашкан газ цистернасында янгын чыга. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика башлыгы да, оператив мәгълүмат белән танышуга, урынга барган. «Пилотсыз очу аппараты һөҗүме аркасында килеп чыккан янгын урынына бардым. Ашыгыч хезмәтләр оператив рәвештә янгынны сүндерә алды. Зыян күрүчеләр, җитди җимерелүләр юк», – дип хәбәр итте соңрак Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Гомумән алганда, бу көнне пилотсыз очкычлар бигрәк тә актив булды. Россиянең башка шәһәрләрендә дә дрон төшүләр теркәлде. Әйтик, Тула өлкәсендә аларны төнге сәгатьләрдә юк итәләр. Барлыгы 17 ләп дрон һөҗүме булган. Иртәнге 5 ләр тирәсендә аларны Саратов һәм Энгельс шәһәрләрендә дә бәреп төшерәләр. Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин дроннар һөҗүме аркасында ике сәнәгать предприятиесенә зыян килгәнен хәбәр итте. Шунысы сөендерә: бу урыннарда да зыян күрүчеләр юк. Моннан тыш берничә пилотсыз оча торган аппаратны Воронеж, 14 не – Ростов, 17 не Орел өлкәләрендә юк итәләр.

Әлмәт

Пилотсыз очкычлар Казан белән генә чикләнмичә, Әлмәттә дә күренде. Социаль челтәрләрдә бу җирлектә дә «тимер кош»ларның очуы турындагы хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Ике БПЛАның Әлмәттән ерак булмаган Кәләй авылында очып йөрүе ачыкланды.

Әлмәттә дә әлеге аппаратларны бәреп төшерүгә ирешә алдылар. Бәхеткә, зыян күргән кешеләр дә, предприятиеләр дә юк.

БЕЛЕП ТОР!

! Һөҗүм вакытында машинада калу яки тәрәзә янында булу тыела.

! Әгәр бинада булсагыз, җәяүләп астагы катларга яки парковкага төшегез. Лифттан файдалану тыела!

! Әгәр һөҗүм вакытында астагы катларга төшәргә өлгермисез икән, фатирда тәрәзәсез, терәк стеналар арасындагы бүлмәне табарга кирәк. Мәсәлән, ванна бүлмәсе.

! Әгәр сез урамда икән, якында урнашкан бинага, җир асты юлларына яки парковкага йөгерегез.

! Әгәр сез рульдә булсагыз, һөҗүм вакытында машинадан чыгып, ышык урын эзләгез.

! Һөҗүмнән соң БПЛА яки аның кисәкләрен тапсагыз, бернәрсәгә дә кагылмагыз һәм шунда ук җайланманы тапкан урыннан читкәрәк китегез.

! Дрон яки пилотсыз аппарат күргән очракта, куркыныч урыннан читкә киткәч, 112 номерына шалтыратыгыз. Үзегезнең фамилияне, исемне һәм БПЛА табылган урынны әйтегез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре