Бүгеннән Аракчино – Югары Ослан паром кичүе эшли башлый

Бүген 15.00 сәгатьтә Аракчино – Югары Ослан паром кичүе ачыла. Бу хакта кичүнең телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Бәясе – узган елдагы кебек. Җиңел машина йөртүчеләр 350 сум, транспортсыз пассажирлар 100 сум түләячәк.

Паром кичүенең эш графигы соңрак басылып чыгачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре