Яңа ел алдыннан SuperJob эш эзләү сервисы илнең төрле төбәкләрендә яшүчеләр арасында, бәйрәмгә нәрсә бүләк итмәскә, дигән сорауга җавап эзләү максатыннан, сораштыру уздырган.
Шулай итеп, Яңа елга бүләкләр антирейтингына эләккән:
 -оекбаш, пижама яки башмак;
 - сувенирлар: Яңа ел сыннары, шәмнәр, магнит, акча җыю савытлары, брелоклар;
 - тәм-томнар;
 - косметика яки парфюмерия: хушбуй, кырыну өчен күбек;
 - кухня кирәк-ярагы – сөлге-тастымаллар, кружка, табалар һ.б.
Шул ук вакытта респондентлар арасыннан һәр өчесенең берсе (34%ы) беркайчан да начар бүләк алмауларын күрсәткән. 18% ы, иң начары – начар бүләк түгел, ә бәйрәмдә игътибарсыз калу, дигән фикер белән килешкән.
Тикшеренү уздыручылар билгеләп үткәнчә, бүләк сыйфатында оекбашның, эчке киемнең – ир-атлар, ә Яңа ел сувенирлары, косметика һәм кухня кирәк-ярагының – хатын-кызлар күңеленә хуш килмәве ачыкланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез