Газетага язылу

Булат Габдрахманов: «КДВ» – ул тәгаен нәтиҗәләргә ирешү мәйданы»

«Kazan Digital Week» – ул тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә тәгаен нәтиҗәләргә ирешү мәйданы. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов форум кырларында әйтте.

«Быел форум кысасындагы күргәзмәдә 250 ләп компания катнаша. Алар үзләренең заманча технологияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итә, яңа хезмәттәшләр һәм заказчылар таба», – диде ул. 

Министр урынбасары әйтүенчә, форумда Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә дәүләт идарәсен цифрлаштыру проектлары һәм аларны төбәкләрдә гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралачак.

«Тагын бер мөһим юнәлеш – балалар һәм яшьләр. Алар биредә роботлар ярышын карый алачак, төрле технологияләр белән танышачак. Яшьләр өчен һөнәр ярминкәсе оештырыла», – диде Булат Габдрахманов.

Билгеле булганча, 29-31 октябрьдә Татарстан башкаласында «Kazan Digital Week – 2026» халыкара форумы уза.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре