Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә «Буллингка каршы бергә» кайнар линиясе балалар даирәсендә агрессия белән очрашкан кешеләргә бушлай аноним рәвештә психологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Телефоннан килгән мөрәҗәгатьләргә Светлана Захаровадан тыш, Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, парламент депутатлары Ольга Воронова, Алсу Надыршина, Елена Кузьмичева, Рузилә Тимергалиева, Ләлә Кадермәтова җавап бирде.
– Көн саен балалардан да, укучыларны җәрәхәтләү очраклары һәм үзара низаглары аркасында борчылган ата-аналардан да күпсанлы мөрәҗәгатьләр алабыз, – диде Светлана Захарова. – Россия мәгариф системасында барган соңгы вакыйгалар профилактика чаралары турында уйланырга мәҗбүр итте. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, «кайнар линия» эзәрлекләү һәм мәктәп конфликтларын булдырмауга юнәлдерелгән. Эшкә психологлар һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр җәлеп ителә, алар мәктәптә дә турыдан-туры җавап бирергә сәләтле.
Светлана Захарова бер очракка тукталып узды. Рухи хәле авыр булган кыздан үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җитүе турында хәбәр килгән. Кичекмәстән чаралар күрелгән. Бала белән элемтәгә кереп, аңа ярдәм күрсәткәннәр. Бүген кыз тиешле психологик дәвалану уза, дип хәбәр итте вәкаләтле вәкил.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез