Сиончыларның гадәттән тыш кансызлыгы хәтта үз араларында да шок тудыра. Соңгы көннәрдә генә 2011–2016 елларда Моссад җитәкчесе булып торган Тамир Пардо бу уңайдан кискен белдерүләр ясады. Көнбатыш Ярга күчеп утырган радикаль карашлы яһүдләрнең гамәлләрен узган гасырдагы Европадагы погромнар белән чагыштырды һәм моны Израильнең үзе өчен «экзистенциаль куркыныч» дип атады. «Минем әнием Холокостны кичерде, һәм монда күргәннәрем миңа узган гасырда яһүдләргә каршы юнәлтелгән вакыйгаларны искә төшерде», – диде ул.
Вазгыятьне яхшы белмәгән укучылар өчен искәртәбез: Фәләстыйнның Көнбатыш Яр дип аталган төбәгендә килмешәк гыйбриләр гарәп гаиләләрен өйләреннән куып чыгара, аларның игеннәренә ут төртә, зәйтүн агачларын казып ала. Үз җирендә тыныч кына эшләп йөргән гарәпне тиктомалдан атып үтерү очраклары да җитәрлек. Тамир Пардо тыныч халыкка каршы көч куллану күренешләренең үзендә коточкыч хисләр уятуын әйтте һәм сиончылар хакимиятен радикалларга юл куюда гаепләде. Ул инде берничә тапкыр хөкүмәт гамәлләренең Израильне юк итүгә таба алып баруын һәм аның яшәешенең ахырына якынайтуын белдерде. 2025 елда ук инде ул Газзә сугышын «мәгънәсез һәм киләчәкне юкка чыгара торган сугыш» дип атаган иде.
Вакыйгаларның мантыйгы, чынлап та, Израиль дип аталган ясалма җинаятьчел оешманың үз ахырына якынлаштыра. Аның билгеләре бүгенге сиончылар җәмгыятендә торган саен ешрак күренә. Израильнең элекке җитәкчелеге (шулай ук куллары канга буялган лидерлар) бүгенге Нетаньяху кабинетының гамәлләренә шаккатып карый һәм еш кына төшенкелеккә бирелә. Эхуд Барак – элекке премьер-министр 2023 елның маенда Израильнең 75 еллыгын бәйрәм иткәндә: «Тарих дәвамында бер генә яһүд дәүләте дә 80 елдан артык яшәмәде. Сигезенче дистә «ләгънәт»е, күрәсең, хәзерге Израильне дә куып җитә», – дип, сагышка бирелде. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе шушы урында кечкенә генә төзәтмә кертә: 80 ел – түгәрәкләп алган сан гына, Израиль дәүләтенең гомере аннан бер-ике елга кечерәк булырга да, ике-өч елга зуррак булырга да ихтимал. Израильнең үз эчендә бүген җәмгыятьнең таркалуы, сәяси кризис турында бәхәсләр көчәя.
Яһүд лоббилары Израиль адресына әйтелгән кечкенә генә тәнкыйть сүзен дә «антисемитлык» дип тамгалап, зур шау-шу кубарырга яратса да, хәтта Көнбатыш элиталарын да яһүд фашистларының гамәлләре шаккатыра һәм сиончылар сәясәтен фаш итүче лидерлар саны ишәя. «Бүген Израиль – төбәктәге иң куркыныч «дәүләт»ләрнең берсе: нәкъ менә ул күршеләренә һөҗүм итә, сугыш утын кабыза һәм геноцид гамәлләре кыла», – диде Франция президентлыгына кандидат Жан-Люк Меланшон.
Бу язмада без гыйбриләр кылган җинаятьләрнең нәрсәгә китерәчәген Коръән хакыйкатенә нигезләнеп аңлатырга тырышырбыз. «Фуссыйләт» сүрәсенең 46 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә изгелек кылучыларның изгелекне үз файдасына кылуларын, явызлык кылучыларның үз-үзләренә зыян салуларын әйтә. Әс-Сәгъди бу сүзләрне, явызлык кылучылар җәзаны бу дөньяда да, ахирәттә дә алачаклар, дип аңлата. Изгелек кылучылар да шулай ук: әҗер бу дөньяда да, ахирәттә дә бирелә. Кылган гамәлләрең, бумеранг булып, үзеңә әйләнеп кайта ягъни. Шунысы кызыклы: Коръән бу кагыйдәне «Бәни Исраил» сүрәсендә нәкъ менә яһүдләргә мөнәсәбәтле рәвештә дә әйтә: «Әгәр яхшылыклар кылсагыз, үзегез өчен яхшылык кылган буласыз, әгәр явызлыклар кылсагыз, янә үзегез өчен явызлык кылган буласыз», – ди (7 нче аять).
Аллаһның бу аятьләрдәге вәгъдәсе бүгенге Израиль җәмгыятендә ничек тормышка ашырыла? Яһүд ресурсларын ачыйк та карыйк. Сиончыларның Газзәдә, Көнбатыш Ярда, Ливанда һәм башка төбәкләрдә кылган ерткычлыклары гыйбри солдатларының тормышына ничек тәэсир итә? Израильнең төп газеталарының берсе Haaretz Израиль армиясен психологик кризис иңләп алуын хәбәр итә. Психологик сәбәпләр аркасында 7241 солдатның демобилизацияләнүен әйтә. Болар гадәти тормышка кайткач та тыныч яши белмиләр: депрессия кочагыннан чыга алмыйлар, төрле җинаятьләр эшлиләр һәм үз-үзләренә кул салалар. Израиль армиясендә актив хәрби хезмәттә 170 меңләп кенә кеше булуын исәпкә алганда, психика какшауның масштабы никадәр зур булуын күз алдына китерә аласыз.
Акылдан язу һәм суицид күренешләре армия белән генә чикләнми. Сиончы вәхшиләр кемнәргә карата җинаятьләрне аеруча яратып кылалар әле? Балаларга карата. Газзә өстенә җибәрелгән дроннар, балалар качкан урыннарыннан чыксын өчен, махсус тавышлар чыгара һәм алданып ачык урынга чыккан сабыйларны кансыз рәвештә үтерә. Балаларны кулга алу һәм төрмәгә бикләү, анда көчләү, эчке әгъзаларын алу – Израиль апартеиды өчен гадәти күренеш. Болар яһүдләр өчен эзсез үтә, дип уйласагыз ялгышасыз.
Быел 26 апрельдә сиончыларның Бала хокукларын яклау советы «Израиль балалары 2025 елда» дигән доклад ясады. Israelinfo порталы: «Ике елдан артык дәвам иткән хәрби хәрәкәтләрдән соң балаларның эмоциональ һәм тәртип халәтенең начараюын күрсәтүче борчулы картина күзәтелә», – дип яза (ясалма акыл тәрҗемәсе. – Р.Ф.). Докладтагы саннар шаккатмалы: «Сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда, хәвефләнү (тревожность) тайпылышлары диагнозлары – якынча 31 процентка, туклану бозылу – якынча 23 процентка, ә депрессия очраклары 9 процентка арткан. Хисап нәтиҗәләре кечкенә балалар арасында үз-үзенә кул салырга омтылу очракларының кискен үсүен күрсәтә. Хисаптагы иң борчулы саннарның берсе башлангыч мәктәп яшендәге балаларга карый: 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар арасында ике ел эчендә мондый очраклар 53 процентка арткан». 6 яшьлек баланың үз-үзенә кул салуын күз алдына китерә аласызмы сез? Ни хәл итәсең, Израиль террорчылары нәкъ шул яшьтәге һәм аннан да кечерәк сабыйлары һавадан һөҗүм итеп үтерә. Газзә балаларының бүген уеннары да җеназага бәйле: курчакны, мәет итеп, иңнәрендә күтәреп баралар. Шул бумеранг Израиль балалары өстенә әйләнеп кайта да инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез