Газетага язылу

Буран якынлашу сәбәпле, машинада йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итәләр

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика халкын буран якынлашу сәбәпле, шәхси автомобильләрдә йөрмәскә һәм шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска өнди.

Исегезгә төшерәбез, бүген республикада кар явуы, буран һәм тизлеге секундына 18 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә.

Моңа кадәр һава торышы начар булганлыктан Татарстаннан Мәскәүнең Шереметьево аэропортына рейслар күпләп тоткарлануы хакында хәбәр иткән идек.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре