Африканың көнбатышында Буркин-Фасода РФ Президенты Владимир Путин исемендәге самбо буенча беренче халыкара турнир узды. Бу хакта 25 февральдә Burkina24 газетасы хәбәр итте.
"Буркин-Фасоның спорт ассоциациясе "Африка инициативасы" ассоциациясе белән хезмәттәшлектә бу шимбәдә, 2024 елның 24 февралендә, Уагадугага "Владимир Путин турниры" дип исемләнгән самбо буенча беренче турнир уздырды, - дип хәбәр итә журналистлар.
Билгеләп үтелгәнчә, ярышларда Сахель дәүләте (AES) һәм Россия спортчылары катнашкан. Буркин-Фасодан Алира Абдул Малик җиңү яулаган. Икенче урында - Дрисс Траоре, ә бронзаны россияле Магомед Алиев алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез