Газетага язылу

«Бурычка баткан чагымда миңа өйләнде»: Замирә Рәҗәпова ире белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән

Популяр җырчы һәм алып баручы Замирә Рәҗәпова үзеннән яшьрәк ире Максим Куприянов белән мөнәсәбәтләре турында тискәре комментарийлар калдыручыларга социаль челтәрләрдә җавап биргән. 

– Кызлар, нигә шуның кадәр борчыласыз? Мондый уйлар белән яшәргә ярамый! Ә нигә әле ул мине ташларга тиеш? Мин нәрсә – берәр нинди әйберме әллә? Минем тормышым һәм балаларыбызның тормышы өчен җаваплы акылга утырган кеше, ә бер урыны белән генә уйлаучы башсыз сөйрәлчек түгел ул! Шуны аңлагыз: матурлык өчен, яшь булган өчен, акча өчен генә яратмыйлар. Шуңа яраталар, дип уйлыйсыз икән, миңа сез бик кызганыч! Чын мәхәббәт нәрсә өчендер була алмый. Нәрсә өчендер яраталар икән, бу мәхәббәт түгел, ә ниндидер файдасы турында уйлау гына. Алдагы ирем муеннан бурычка батырып калдырган вакытта өйләнде ул миңа. Чын мәгънәсендә барлык бурычларымны түләде! Бурычларым өчен тартып алынган машинамны кире кайтарды. Нинди генә хәлдә күрмәгәндер ул мине: 85 килолы вакытта да, баламны ярып алганнан соң карга оясы кебек калган пычрак чәчле килеш тә, баладан соң зурайган корсагымны да, ярты битемә җәелгән герпеска шәмәхә төстәге дару сөртелгән килеш тә: үзем дә көзгегә карарга курыккан бер мәлдә ул мине кочагыннан чыгармады! Бала тапканнан соң, корсагың зурайды, дип, яки имезгәннән соң, күкрәкләрең асылынып төште, дип беркайчан да кырын сүз әйткәне булмады. Киресенчә, һәрвакыт, син гүзәл, дип әйтеп килә, – дип билгеләп үткән Рәҗәпова.

Җырчы әйтүенчә, ире аны бик ярата һәм аның турында нык кайгырта. Медицина тикшеренүе нәтиҗәләрен миннән дә ныграк борчылып көтә, дигән ул. Хейтерлар җырчыны мунча себеркесе яфрагы кебек Максимга ябышуда гаепләгәннәр.

– Чыннан да, иремә ябышуымны яшермим. Аңа шулай ошый, муенына асылынып яшәвем ошый. Ышанасагыз-ышанмасагыз да, без өйдә дә шундый. Инде менә 15 ел, – дигән Замирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре